Сыер яисә сарык ите белән пешерелгән токмачлы аш

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Сыер яисә сарык ите белән пешерелгән токмачлы аш

  • Уртача

Эш барышы

Беренче итеп бирелә торган ашлардан татарлар арасында иң таралганы — токмачлы ашы, аны тавык шулпасында да, ит шулпасында да пешерәләр. Токмачлы ашны бәрәңге белән дә, бәрәңгесез дә әзерлиләр.

Ит яисә сөякле ит шулпасын сөзәләр дә, боҗралап туралган суган һәм түгәрәкләп туралган кишер салып, 15-20 минут кайнаткач, өйдә басып кискән токмач салалар. Токмач өскә күтәрелгәч, кәстрүлне ут өстеннән алалар.

Җепселләренә аркылы туралган һәм шулпада кайнатып алынган пешкән итне һәр тәлинкәгә 1-2 кисәк салып (итне сөякле килеш тә салырга мөмкин), өстенә кайнар аш бүләләр. Өй шартларында итне сөяге белән бирәләр. Бәрәңге салып пешерелгән токмачлы ашны да шулай ук әзерлиләр, тик бәрәңгесен токмачка кадәр салалар.

M.G

Балык шулпасы
алдагы язмалар
Балык шулпасы
Ит чумары белән аш
киләсе язмалар
Ит чумары белән аш