Эш барышы
Сөяксез сыер итен, юка кисәкләргә турап, бераз тоз сибеп, кайнап торган майда кыздыралар. Аннары кәстрүлгә бушатып, өстен каплыйлар.
Юка гына түгәрәкләп туралган кишерне майда кыздыргач, боҗралап туралган суган өстиләр. Барысын да ит өстенә салып, бераз шулпа өстиләр, сүлпән генә утка куеп, 10-15 минут томалап пешерәләр. Әзер кыздырманы пешкән яисә кыздырган бәрәңге белән бирәләр.