Раилә Хәялиевадан «Килен юкасы»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

1 литр Сөт
7 данә Йомырка
250 г Сыек май
100 г Чүпрә
Он
Тоз
Шикәр комы

Раилә Хәялиевадан «Килен юкасы»

  • Уртача

Эш барышы

Интернеттан бик тырышып эзләсәгез дә, юканың төгәл рецептын тиз генә таба алмассыз. Юканы – таба үлчәмендәге түгәрәк камыр ашын – Татарстанның Тау ягында пешерәләр. Киленнәрнең юка пешерә белүе – безнең якның элек-электән килгән бер матур йоласы ул.

Этаплар

1
Әзер

Җылытылган сөткә шикәр комы, чүпрә, йомырка (камырга йомырканы һәрвакыт юып сытырга кирәк, - ди әни), май, тоз, он (онны камыр басар алдыннан иләп алсаң, камыр «һавалырак» була!) кушып, арка тирләгәнче камыр басабыз. Камырны озаграк баскан саен тәмлерәк килеп чыга. Аннан камырны җылырак урынга куеп, «күзе ачылганчы» кабартабыз. Берәр сәгать камырның күпергәнен көтәбез.

2
Әзер

Камыр әзер булгач, 13-14 кисәккә бүләбез һәм һәрберсен 3-4 см калынлыкта түгәрәкләп җәябез. (Юканың үз уклавы да була. Аны юкә агачыннан 50 сантиметр озынлыкта ясыйлар, токмач уклавыннан шактый кыскарак ул. Ә сез, нинди уклавыгыз бар, шундыйны куллана аласыз). Әзер түгәрәкне җылытып майланган әзер табага салабыз да утка куябыз.

3
Әзер

Юканы мичтә дә, духовкада да пешерәләр. Кая пешерсәк тә, бер үк төрле камыр кулланыла. Юкалы табаны мичкә куйганчы, утынның күмере төшүе кирәк. Шуны да белеп торыйк – юканы каен утынында пешермиләр. Каен утыны янганда «ата», юка өстенә күмер төшә. Иң әйбәте – юкә утыны.
Юка пешерер өчен духовканың өске уты да, аскы уты да янарга тиеш. Өске утны сүрәнрәк тотарга кирәк, артык кызу янса, юканың өсте каралып китәргә мөмкин.

4
Әзер

8-10 минуттан минем юкалар әзер дә була. Юкаларны зур куна тактасына берәм-берәм тезә барабыз. Аслы-өсле куярга ярамый. Һәр юка аерым-аерым тезелеп ятарга тиеш!
Юкагызның тәме татулы булсын, йөрәккә ятулы булсын!

M.G

Хуш исле десерт
алдагы язмалар
Илсөяр Мөфлихановадан «Хуш исле десерт»
киләсе язмалар
Ит белән бәрәңге