Эш барышы
Майсыз сыер яисә ат итенең сөяксез җирен кайнар сулы кәстрүлгә салалар да пешерергә куялар. 50-60 минуттан соң, кишер, башлы суган өстәп, акрын гына кайнатып пешереп җиткерәләр. Пешеп җитәргә 10-15 минут калгач, тоз, төелмәгән борыч һәм дәфнә яфрагы салалар.
Әзер итне кәстрүлдән алып суыталар да җепселләренә аркылы итеп телемләп турыйлар һәм тәлинкәгә тезәләр.
Ит янына уылган керән яисә каймак белән әзерләнгән керәнле соус куялар.