МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВАдан «СЫРГАНАК ЧӘЕ»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

100 гр. Сырганак җимешләре
100 гр. Чия
2-3 шт. Бөтнек ботакчыгы
3-4 аш кашыгы Камыш шикәре
1-2 кашык Бал

МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВАдан «СЫРГАНАК ЧӘЕ»

  • Уртача

Эш барышы

Тагын мин бу көннәрдә сырганак чәен ясап карадым, безгә шулкадәр ошады ки, сезнең белән бүлешәсем килә! Күләмнәрен чамалап кына язам инде:

100 гр. тирәсе сырганак җимешләре, 100 гр. тирәсе чия, 2-3 бөтнек ботакчыгы, камыш шикәре 3-4 аш кашыгы, 1-2 кашык бал.

Этаплар

1
Әзер

Балдан башка барысын да шешәгә/чәйнеккә тутырабыз, кайнаган су салабыз. Балның файдасы юкка чыкмасын өчен, аны чәй бераз суынгач (40 градус чамасы булырга тиеш бугай) кына өстиләр. Болгатабыз дә - вәссәлам! - чәй әзер! Кайнар килеш тә, суынгач та бик тәмле!

M.G

алдагы язмалар
МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВАдан «ИТАЛИЯ ТӘМЕ» салаты
киләсе язмалар
Сыр белән йомырка тәбәсе