Ләйсән Ахуновадан «Японча омлет» (тамаго-яки)

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

5 Йомырка
2 аш кашыгы Соя соусы
1 бал кашыгы (булмаса да ярый) Шикәр комы
Эчлеккә мин кыяр белэн помидор алдым. Сыр, казылык, гөмбә, авокадо, кызыл балык белән дә тәмле килеп чыга

Ләйсән Ахуновадан «Японча омлет» (тамаго-яки)

  • 10мин
  • Кеше исәбе 2
  • Җиңел

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Кыяр белән помидордан кала барлык ингредиентларны кушабыз һәм болгатабыз. Мин миксер белән эшлим, бу очракта чәнечке булса да ярый, чөнки йомырканы күпертү максаты юк.

2
Әзер

Җылынган табага бик юка итеп салып чыгабыз. Ут каты булмаска тиеш, тиз пешү сәбәпле, янып китү ихтималы бар

3
Әзер

«Коймагыбыз» пешеп чыккач, аны рулет итеп төрәбез дә таба кырыенда калдырып торабыз

4
Әзер

Табага янәдән юка итеп соя соусы белән кушылган йомырканы салабыз. Салганда рулетка төргәнен бераз күтәреп торасы, сыеклык аның астына агып керергә, пешкәч алар тоташырга тиеш.

5
Әзер

Икенче коймагыбыз пешеп чыккач, мин анда эчлекне салам. Безнең очракта ул кыяр белән помидор. Хәзер әзер рулетка яңа пешкәнен төрергә кирәк. Беренчесен без сулдан уңга төргән булсак, икенчесен, киресенчә, уңнан сулга төрәбез. Эчлекне мин бер мәртәбә генә салдым, аны һәр катлам саен салып барсагыз да була. Иң мөһиме, саласы яшелчәләр, казылык нечкә киселгән булсын. Интернетта караган рецептларда бу омлет, гомумән, эчлексез пешерелә һәм төрле соус белән ашала

6
Әзер

Ризыгыбыз әзер. Аны хәзер ике см калынлыктагы кисәкләргә бүлеп тәлинкәләргә куярга кирәк. Мин кыяр һәм кунжут белән бизәдем

M.G

Кычыткан ашы
алдагы язмалар
Эльза Мотыйгуллинадан «Кычыткан ашы»
Баллы эремчек
киләсе язмалар
Илмира Мостафинадан «Баллы эремчек»