Эш барышы
Яхшылап юылган кыярны (картайган кыярның кабыгын әрчиләр), бер сантиметр калынлыкта түгәрәкләп турап, тирән тәлинкәгә салалар, тоз, борыч сибеп, вак кына туралган башлы суган, үсемлек мае салып болгаталар да салат савытында табынга чыгаралар.
Үсемлек мае урынына каймак яисә майонез салырга да мөмкин.