Эш барышы
Чистартып салкын суда юылган кузгалакны тирән кәстрүлгә аз гына шулпа яисә су белән салып пешерәләр. Аннары пешкән кузгалакны турыйлар яисә эре тишекле иттарткычтан чыгаралар.
Кайнап торган шулпага яисә суга телемләп туралган бәрәңге салып кайнатып чыгаралар, кыздырылган башлы суган, әзер кузгалакны өстәп кайнаткач, яшел тәмләткечләр салалар. Аннары тәлинкәләргә бүлгәндә, өстенә туралган яшел суган сибәләр, каймак салып, кайнар килеш табынга чыгаралар.
Ашны башкачарак та әзерләргә мөмкин. Кузгалакны чистартып, салкын су белән юарга да, вак итеп турап, аш пешеп җитәргә 3-5 минут калгач салырга кирәк.
Табынга чыгарганда, һәр кешенең тәлинкәсенә, вак кына турап, 1 пешкән йомырка салырга мөмкин.