Эш барышы
Кипкән җиләк-җимешне, бозылганнарыннан аралап, ике-өч мәртәбә җылы суда юарга, алма һәм грушаларны сайлап алып, вак итеп турарга. Аннары барлык җимешләрне берьюлы кәстрүлгә салып, салкын су агызырга һәм сүрән ут өстенә куярга. 20-30 минуттан да ким кайнатмаска. Шикәр комын җиләк-җимешләрдән алда салырга кирәк. Җимешләр пешкәннән соң гына салсаң, шикәр комы аларга сеңәргә өлгерә алмый кала.