Караҗимеш, йөзем һәм күрәгә компоты

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

200 г компотка
10 г Караҗимеш
10 г Күрәгә
10 г Йөзем
30 г Шикәр комы

Караҗимеш, йөзем һәм күрәгә компоты

  • Уртача

Эш барышы

Караҗимеш, йөзем һәм күрәгәне бозылганнарыннан араларга да, ике-өч тапкыр җылы суда юып, тәлинкәгә салып куярга. Кәстрүлгә су салып ут өстенә утыртырга һәм, су кайнарлангач, шикәр белән караҗимеш салырга да сүрән генә утта 10-15 минут кайнатырга, аннары, йөзем белән күрәгә өстәп, тагын 5-10 минут кайнатырга.

Әгәр караҗимеш бик кипкән булса, аны башта җылы суда җебетергә кирәк.

M.G

алдагы язмалар
Караҗимеш компоты
киләсе язмалар
Алисә Шәкүровадан «Эремчекле чизкейк»