Эш барышы
Ит чумары белән аш пешерү өчен иң элек ит яисә сөяктән шулпа әзерлиләр. Сөзелгән шулпага майсыз табада кыздырып кишер белән суган һәм озынча телемләп туралган бәрәңге салалар. Бәрәңгесе пешкәч, алдан әзерләнгән ит чумарын салып, ашны өлгертәләр.
Ит чумарын шулпадан алданрак та пешереп куярга мөмкин, тик аны бәрәңге салганчы алалар. Болай әзерләнгәндә, чумарны һәр кешегә тәлинкәләргә салып бирәләр.
И т ч у м а р ы н я с а у. Сыер яисә сарык итен (йә икесен дә), сөякләреннән аерып, ваклап турыйлар да иттарткычтан чыгаралар. Иткә суган һәм төелгән борыч өстәп, кабат иттарткыч аркылы үткәрәләр. Аннары тоз сибеп, йомырка сытып әйбәтләп болгаталар. Әзер иттән, урман чикләвеге зурлыгында әвәләп, чумар ясыйлар.