Эш барышы
Сыер, сарык яисә бозау итен кеше саен берәр кисәк итеп сөяге белән бүләләр дә, салкын су салы, көчле утка куялар. Кайнап чыккач, күбеген җыялар һәм, утны киметеп, ите пешәр-пешмәс булганчы акрын гына кайнаталар. Аннары шулпаны марля яисә тукыма аша сөзәләр һәм, шулпага ит, тоз, кишер, бөтен килеш вак суган, урталай ярылган эре бәрәңге салып, яңадан пешерергә куялар. Пешеп җиткәндәрәк сары май, дәфнә яфрагы һәм төелмәгән борыч өстиләр.
Табынган чыгарганда, тәлинкәгә бер кисәк сөякле ит, 2-3 бәрәңге, шулпа салып бирәләр.