Дөгеле тавык шулпасы

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

100 г Тавык ите
20 г Кишер
20 г Суган
10 г Сары май
100 г Бәрәңге
40 г Дөге
Тоз
Борыч

Дөгеле тавык шулпасы

  • Уртача

Эш барышы

Башта тавык шулпасы әзерлиләр.Тавык пешеп җиткәндә генә тоз салалар. Пешкән тавыкны шулпадан алалар да шулпаны, тишекле чүмеч, иләк яисә марля аша сөзеп, яңадан ут өстенә куялар.

Чистартылган дөгене, җылы суда әйбәтләп югач, кайнап торган шулпага салалар. Аннары шакмаклап туралган бәрәңге, суган һәм кишер өстиләр. Дөге пешеп җиткәндәрәк, тавыкны яңадан шулпага салып кайнатып алалар.

M.G

алдагы язмалар
Токмачлы тавык шулпасы
киләсе язмалар
Балык шулпасы (уха)