Диләнур Әхмәтҗановадан «Могҗиза» баллы торты

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

Корж өчен
200 г Шикәр комы 1 стакан
60 г Атланмай
2 аш кашыгы Бал
2 бал кашыгы Конъяк
2-3 данә Йомырка
2/3 бал кашыгы Сода
300 г Он 2 стакан
Крем өчен
200 г Атланмай
300 - 400 г Каймак
200 - 250 г Шикәр комы 1 - 1,5 стакан
Бизәү өчен
Шоколад
әстерхан чикләвеге әстерхан чикләвеге яисә кукуруз таякчыклары

Диләнур Әхмәтҗановадан «Могҗиза» баллы торты

  • 2
  • Кеше исәбе 12
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Пар мунчасын әзерлибез. Кәстрүлдә шикәр комы һәм атланмайны салып, болгата-болгата эретәбез. Пардан алып, бераз суытабыз. Йомыркаларны миксер белән туглап күбекләндерәбез. Алга таба шикәрле, майлы кәстрүлгә бал, конъяк, күбекләндерелгән йомыркаларны салып болгатабыз да, кире плитәгә куябыз. Кайнар су белән соданы сүндерәбез дә, массабызга салып, яхшылап болгатабыз. Масса 1,5 тапкырга күбекләнеп күперергә тиеш. Кәстрүлне уттан алмыйча, әз-әзләп массага иләнгән онны салабыз. Килеп чыккан камырны кәстрүлдә килеш изәбез. Плитәне сүндерәбез. Кәстрүлне капкач һәм тастымал белән каплап куябыз – камырыбыз суынырга тиеш түгел.

2
Әзер

Кәстрүлдән ике аш кашыгы камырны алып, онлы тактада 25-30 см диаметрлыгында җәймә ясыйбыз. Җәймәне пергаментлы табага салып, чәнечке белән тишеп чыгабыз. Җәймә духовкада, 180̊ тирәсендә 3-5 минут сыек көрән төскә кергәнче торырга тиеш. Бер җәймә духовкада кызган вакытта, икенче җәймәне ясарга тотынабыз. Барлыгы 7-10 корж булырга тиеш.

3
Әзер

Инде тортның кремын ясарга керешәбез. Атланмай, шикәр комы һәм каймакны бергә блендер ярдәмендә яки кашык белән бертигез консистенция булганчы болгатабыз. Коржларны крем белән сылап чыгабыз. Өске өлешен үзегезнең бөтен фантазиягезне кушып бизи аласыз. Тәҗрибәдән чыксак, баллы торт тәмлелеге буенча шоколад, әстерхан чикләвеге һәм хәтта кукуруз таякчыклары белән искиткеч туры килә. Торт, авыз итәр алдыннан, бер төн суыткычта торып сеңергә тиеш.
Уңышлар сезгә! Чәйләрегез тәмле, баллы булсын! :)

M.G

алдагы язмалар
Томалап пешерелгән ит белән бәрәңге
киләсе язмалар
Айгөл Әюповадан «Авокадо һәм грейпфрут салаты»