Гатауллина Айгөлдән «ПП-кыстыбый»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

1/2 стакан Кукуруз оны
1 стакан Эре бөртекле он цельнозерновая
½ стакан Җылы су
½ калак Тоз

Гатауллина Айгөлдән «ПП-кыстыбый»

  • Кеше исәбе 5
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Иң беренче эш итеп, бәрәңгене пешерергә куябыз. Боламыкны һәммәбез ясый белә, шәрехләп тору кирәкмәс дип беләм. Алай да, берничә лайфхак бар: беренчедән, бәрәңгене кайнап чыккан суга салырга кирәк; икенчедән, бәрәңге пешеп, суын агызгач, капкачын каплап 5-10 минут парландырсаң яхшы, бәрәңге ярмалырак була.

2
Әзер

Ярты калак тозны җылымса суда җебетәбез, суга әкренләп он өсти-өсти камыр басабыз. Кукуруз онын үзен генә файдаланырга уңайсыз, чөнки ул валчыклана, шуңа бу очракта камыр эре бөртекле он да кушып әзерләнә. Камыр басканда игътибарлы булыгыз: камыр артык йомшак та булмасын, артык басылып та китмәсен. Файдалы оннар белән эшләү катлаулырак, чөнки алар ак онга караганда күпкә «көйсез». Шуңа күрә сабыр булыгыз, ашыгып эшләмәгез. Камыр басканда камыр ябышып интектерсә, кулыгызга сыек май сылагыз.

3
Әзер

Камыр басылып беткәч, аны 8-10 өлешкә бүлеп, түгәрәкләр әвәлибез. Һәм җилләмәсен өчен өстенә җәймә ябабыз.

4
Әзер

Һәр камыр йомгагын уклау ярдәмендә җәябез һәм җәйләү белән тигезлибез. Чөнки аның кырыйлары челтәрсыман килеп чыга.

5
Әзер

Җәйгән камырны җылытылган коры табада ике яклап кыздырабыз. Артык озак тотмагыз, алайса сына торган була.

6
Әзер

Әзер камыр эченә бәрәңге боламыгы салабыз һәм урталайга бөклибез.

7
Әзер

Әзер кыстыбыйларны сыер мае белән майлыйбыз.

Искиткеч тәмле, файдалы, заманча пп-кыстыбыйлар килеп чыга! Тәмле булсын!

M.G

алдагы язмалар
Әфлисун согы
киләсе язмалар
Гатауллина Айгөлдән «Финикилы кейкпопслар»