ГАЛИЯ ШӘМСИЕВАдан «Тирамису»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

1 упаковка "Савоярди" печеньесы
600 грамм Маскарпоне сыры
400-500 грамм Каймак 25-33 процентлы каймакны (сливки) күпертергә кирәк
200 грамм Шикәр комы яки тулып бетмәгән стакан
1/2 пачка Сыер мае (теләк буенча)
2 чәй кашыгы Кофе куе кофены ½ стакан кайнар суга салабыз
Какао

ГАЛИЯ ШӘМСИЕВАдан «Тирамису»

  • 30 минут
  • Кеше исәбе 10
  • Җиңел

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Барысын да катламлап:
1 катлам – крем (каймак, шикәр комы һәм сырдан әзерләнә): печенье яхшырак торсын өчен савытның астына әз генә крем ягабыз;
2 катлам – печенье: һәрберсен кофе белән сеңдерәбез (чәй кашыгы белән һәрберсенә әз-әзләп ике-өч кашык сибәбез);
3 катлам – ике сантиметр чамасы крем: өстенә яңадан кофе белән печенье һәм калган кремны ягып бетерәбез;
Аннары 6-8 сәгатькә суыткычка куябыз. Өстәлгә чыгарыр алдыннан өстенә какао сибәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын !

M.G

Баллы эремчек
алдагы язмалар
Илмира Мостафинадан «Баллы эремчек»
киләсе язмалар
МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВАдан «ИТАЛИЯ ТӘМЕ» салаты