Эш барышы
Балык шулпасын шыртлака, бәртәс, судак, алабугадан, кызыл балыклардан: кырпы (белуга), чукыр (севрюга), мәрсин (осетрина), чөгә (стерлядь) һ.б. балыклардан пешерергә мөмкин. Шулпаны саңаклары алынганбалык башыннан, койрыгыннан һәм канатларыннан пешерергә була.
Балыкның тәңкәсен чистарткач, салкын су белән яхшылап юалар. Эчен алып югач, эре балыкны буйга урталай ярып яисә аркылыга турап, кәстрүлгә су, тоз салып пешерергә куялар. Балык шулпасы акрын гына кайнарга тиеш. Кайнап чыккач, күбеген җыялар, суган турап салалар. Балыкны, төренә һәм тураган кисәкләрнең зурлыгына карап, 30-60 минут пешерәләр. Пешкән балыкны шулпадан икенче савытка алып куялар. Шулпаны, кишер белән дәфнә яфрагы салып, тагын 10-15 минут кайнатып алалар. Әзер шулпаны марля яисә иләк аша сөзеп, шулпасын бәрәңге ашы яисә башка төрле ашлар пешерү өчен файдаланалар.
Шулпа тәмлерәк, исе тәмле булсын өчен, аны берничә төрле балыктан әзерлиләр.