Балык шулпасы (уха)

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

150-200 г Балык
100-150 г Бәрәңге
30 г Башлы суган вак башлы суган
Тоз
Борыч
Дәфнә яфрагы

Балык шулпасы (уха)

  • Уртача

Эш барышы

Вак балыктан шулпа әзерлиләр һәм сөзәләр. Сөзелгән шулпага чистартылган эре балыкны (судак, чуртан, корбан балык, сазан) 5-8 см киңлектә турап салала, тоз, борыч сибеп, пешерергә куялар.

Пешкән балыкны тишекле зур чүмеч белән шулпадан алгач, шулпаны тагын бер кат сөзәләр һәм эре итеп туралган бәрәңге, вак башлы суган, пешеп җиткәндә генә дәфнә яфрагы салып, ашны өлгертәләр. Тәлинкәләргә бүленгән аш өстенә яшел тәмләткечләр сибәләр.

Пешкән балыкны аерым куялар.

M.G

алдагы язмалар
Дөгеле тавык шулпасы
киләсе язмалар
Тиз өлгерә торган балык шулпасы