Апара белән камыр изү

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

1 кг онга
20-40 г Чүпрә
12-15 г Тоз
350-450 г Сөт яисә су
2-3 шт. Йомырка
30-40 г Шикәр комы
50 г Май

Апара белән камыр изү

  • Уртача

Эш барышы

Башта онны илиләр. 1 кг онга 20-40 г исәбеннән чүпрә алып җылы суда яисә сөттә җебетәләр. Камырга дигән оның өчтән берен, чүпрә җебеткән савыттагы суга яки сөткә салып, төерләре калмаслык итеп әйбәтләп болгаталар. Апара өстенә аз гына он сибәләр дә 2-3 сәгатькә җылы урынга эчетергә куялар. Апараның температурасы 30-35 градус булырга тиеш. Әчегәндә апара кабара, аның күләме ике тапкыр чамасы арта, әчүе җиткәч, шиңә башлый. Аннары апарага сөт яисә су, май, шикәр комы, тоз, төрле тәмләткечләр (ванилин һ.б.) өстиләр дә, онның калганын кушып, камыр изәләр. Аны кулга һәм савытка ябышмаслык булганчы басалар. Җылы урында кабарталар. Камыр 1-2 сәгатьтән соң кабарып тула, аы баскалап шиңдерәләр дә тагын кабарталар. Бу вакытта камырдагы углекислый газның бер өлеше чыга, аның урынына һава керә, ул камырның әйбәтрәк әчүенә булышлык итә. Кбарган камырны кимендә ике тапкыр баскалап төшерергә кирәк.

Камырны кирәгеннән артык әчетергә ярамый, ул тәмле булмый, аннан әчкелтем тәм килә. Шуңа күрә камырны алдан ук изеп куярга ярамый.

Камырга атланмай, сары май яисә маргарин, шулай ук үсемлек мае да салалар.

Камыр изү өчен чүпрә алу аның сыйфатына һәм камыр әчи торган урынның температурасына бәйле. Чүпрә начар һәм камыр әчи торган урын салкын булса, чүпрәне күбрәк салырга кирәк.

Камырга суны яки сөтне дә оннан коры яисә сүрән булуына карап салалар, он сүрәнрәк булган саен, су яисә сөт азрак кирәк була.

Камырны төрле татлы ашамлыклар өчен изгәндә, майны, шикәр комын, йомырканы  икеләтә күбрәк алалар.

M.G

алдагы язмалар
Сары май
киләсе язмалар
Апарасыз (баш куймыйча) камыр изү