Эш барышы
Камырны татлы ашлар өчен изгәндә, апара ясап тормыйлар. Чүпрәне җылымса суда яисә сөттә изәләр дә шикәр, май, тоз өстәп яхшылап болгаткач, бөтен онны салып басалар. Чүпрәне апаралы камырга караганда күбрәк салалар. Кабарганда камырны 2-3 тапкыр баскалап төшерәләр. Яңадан кабарып кире төшә башласа, камыр өлгергән була.