Кәстрүлгә су һәм шикәр комы салып кайнатып чыгарырга. Кайнап торган сиропка юылган, үзәге алынган һәм туралган алма салып 2-3 минут кайнатырга, аннан соң, төше алынган слива салып, тагын 4-5 минут кайнатырга. Әзер компотны суытырга.