Эш барышы
Печеньены блендер ярдәмендә ваклыйбыз. Һәм аңа эретелгән сыер мае кушып болгатабыз. Килеп чыккан массаны табага кул белән тыгызлап җәябез.
Эремчеккә каймак, йомырка, шикәр комы, ванилин кушабыз һәм блендер ярдәмендә болгатабыз. Әзер массаны табага агызабыз һәм 180 градуслы мичкә 40 минутка озатабыз.
Чизкейкны суынгач ашасаң тәмле.