Авылча әзерләнгән яшел үлән ашы

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

300-400 г Шулпа
150-200 ш Кычыткан кычыткан яисә кузгалак яфрагы
1-2 шт Йомырка
100-150 г Бәрәңге
10 г Май
10-15 г Суган
Тоз
Борыч

Авылча әзерләнгән яшел үлән ашы

  • Уртача

Эш барышы

Мондый ашны ит шулпасында, сөт белән һәм кысыр аш итеп тә әзерләп була.

Яшь кычыткан яисә кузгалакның чиста яфракларын сайлап алалар да әйбәтләп салкын суда юалар, аннары иләктә саркыталар. Яшел яфракларны 0,5 с киңлектә озынча итеп турыйлар һәм, тирән савытка салып, чи йомырка кушып болгаталар.

Кайнап торган шулпага вак итеп туралган бәрәңге, башлы суган һәм тоз салалар, бәрәңге пешкәч, чи йомырка куып болгаткан яшел яфракларны өстиләр, кашык белән болгатып, кайнатып чыгаралар, аш сыек булмаска тиеш. Әгәр ит шулпасы булмаса, ашка сары май, шулай ук майда кыздырылган башлы суган өстәргә мөмкин.

M.G

алдагы язмалар
Борчаклы аш
киләсе язмалар
Кузгалак ашы