Мансур Хафизов: «Үзем уйлап тапкан салатны тәкъдим итәм»

Үзем турында:

Сәлам! Минем исемем Мансур, миңа 12 яшь, мин Казанда туганмын һәм хәзерге вакытта Мюнхенда яшим. Мин 6нчы сыйныфта, гимназиядә укыйм. Мин 5 телдә сөйләшә беләм: татарча, русча, инглизчә, алманча һәм французча.  Укудан кала теннис белән шөгыльләнәм,  компьютер уеннарын яратам. Тагын бер яраткан шөгылем бар: ашарга пешерү. Әлегә салатлар гына ясый алам, үзем уйлап тапкан бер салатны сезгә дә тәкъдим итәм.

Аш-су остасына бер-ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Бездә ашарга ешрак әни пешерә. Ул өйдә булмаганда, мин дә бераз әзерли алам.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

Төрле Интернет сайтларына керәбез.

3. Аш-су остасыннан өй эшләрен алып бару яисә ризык әзерләү буенча бер сер-киңәш:

Ашны яратып пешерергә кирәк.

Хуҗабикәдән / аш-су остасыннан фото яисә видео белән озатылган рецепт: «Арзу салаты»

M.G