Йосыф Сәләхетдинов: «Хоккейны 4 яшемнән бирле уйныйм»

Үзем турында:

Мин Йосыф Сәләхетдинов, миңа 13 яшь. Шул 13 ел эчендә шактый күченеп өлгердем кебек: Казан шәһәрендә туганмын, аннары гаиләбез белән бөтенләй башка илгә – Словакиягә күчендек. Биредә без Братислава шәhәрендә яшәдек, соңрак исә дөньяның икенче ягына – Канадага күчендек. Бүгенге көндә без зур һәм тату гаиләбез белән Монреаль шәhәрендә яшибез.

Хоккей, Америка футболы, йөзү белән яратып шөгыльләнәм. Шулай да иң яраткан спорт төрем – хоккей, мин аны 4 яшемнән бирле уйныйм.

Бүгенге көндә мин дүрт телдә иркен сөйләшәм: туган телем – татар телендә, француз телендә белем алам, дуслар белән – инглиз телендә аралашам, шулай ук русча да рәхәтләнеп сөйләшәм. Словакиядә яшәгәндә словак телем шактый шомарган иде, шул чорда бер сыйныфны хәтта “сикереп” уздым. Канадада словак телендә аралашу булмагач, теле онытылып бара кебек. Гомумән, яңа телләрне җиңел үзләштерәм. Киләчәктә кытай телен өйрәнергә теләр идем.

Буш вакытымда мин видеоларны монтажларга яратам, үземнең каналым да бар – “Yngston”, рәхим итегез!

Словакиядә берничә ел музыка мәктәбенә пиано классына йөрдем, быел ул hөнәремне дәвам итә башладым. Ул дәресләрне дә бик яратам. Мин анда ял итәм, өйдә дә утырып уйнап алырга яратам.

Инде 3-нче ел рәттән мин “Сәләт” аланына ял итәргә барам. “Сәләт” белән танышуым тугач та булды дисәм дә ялгыш булмас. Беренче мәртәбә анда мин 6 айлык чагымда әти-әниләрем белән барганмын. Хәзер үзем шунда һәрвакыт ашкынып, океаннар аша очып барырга әзер. Аеруча Раушан аланын яратам, быел да барырга иде исәп. “Сәләт” минем тормышымда аерым урын алып тора.

Хуҗабикәгә һәм аның ярдәмчеләренә бер-ике сорау:

1. Сезнең өйдә кем ешрак әзерли?

Безнең өйдә күпчелек әни ашарга пешерә. Ял көннәрендә әти дә төрле-төрле тәмле ашлар пешерә. Әтинең аеруча пылау, стейклары тәмле чыга. Кунакка дәү әни йә әби килсә, алар безне татар ашлары белән сыйлыйлар.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

Аерым бернинди сайтларны кулланмыйбыз. Теләгән рецептн ы аерым эзли алабыз. Әнием десертлар пешергәндә — andychef.ru сайтын яратып куллана.

3. Хуҗабикәдән / аш-су остасыннан өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Яратып пешерергә!

Хуҗабикәдән / аш-су остасыннан фото яисә видео белән озатылган рецепт: «Тавык ите»

M.G