Сөембикә Сабитова: «7 телдә сөйләшә беләм»

Үзем турында:

Сәлам! Мин – Сөембикә Сабитова, Франциядә яшим. Мин Парижда туганмын. Миңа 14 яшь. Париж лицееның 9-нчы сыйныфында яхшы билгеләргә укыйм. 1-нче сыйныфтан туры 3-кә “сикердем”.

Балет һәм скрипка белән бик яратып шөгыльләнәм: балет дәресенә 7 ел ошатып йөрим, скрипкада 5 яшьтән башлап уйныйм. Шулай ук музыка мәктәбендә дә укыйм.

Бүгенге көндә җиде телдә сөйләшә беләм: татарча, французча, инглизчә, русча, төрекчә, испанча hәм кытайча. Ана телен — татар телен — әни hәм әти өйрәттеләр, ул – минем туган телем. Француз теле инде «көндәлек» тел дип санала: аны мәктәптә, түгәрәкләрдә, гомумән, “тышкы” тормышта кулланам. Инглиз телен 1-нче класстан бирле мәктәптә өйрәнәм hәм социаль челтәрләрдә кулланам. Русчаны әйбәт аңлыйм, яза һәм сөйләшә беләм. Төрек телен кечкенәрәк чакта өйрәнгән идем, еш аралашмагач онытыла, әмма яхшы аңлыйм. Кытайча hәм испанчаны урта мәктәптән, ягъни 5-нче класстан бирле өйрәнәм.

Мин Казанны бик яратам, ел саен анда кайтам hәм әби-бабайларда торам. Бөтен туганнарымны нык сагынам, тизрәк кайтасым килә!

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Безнең өйдә ешрак әни ашарга әзерли, әмма кайчакта мин дә кушылам.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

Күбрәк үз белгәннәремә таянып эш итәм, әбиләр, туганнар hәм танышлардан да рецептлар сорап алам.

3. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш: һәр нәрсәдән тәм табыгыз!

Хуҗабикәдән рецепт: «Бәрәңге салаты»

M.G