Айгөл Муллагалиева: «Аш-су серләренә өйрәткән өчен әниемә бик рәхмәтле»
Үзем турында:
Минем исемем Айгөл, Кукмара кызы, Казанда яшим. Кияүдә, ирем белән ике кыз үстерәбез. Гаиләле һәрбер хатын-кыз өчен гаилә, балалар тәрбияләү беренче урында булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа да, вакытымның күпчелек өлеше гаиләмә багышланган. Өйдә иң яратып башкарган эшем – ашарга пешерү. Бу эшкә карата миндә кызыксыну, ярату уяткан, аш-су серләренә өйрәткән өчен әниемә бик рәхмәтле.
Хуҗабикәгә бер-ике сорау:
- Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?
Аш-су бүлмәсендә мин хуҗабикә, ашарга пешерү тулысынча минем өстә, ярдәм кирәк булганда ирем һәрвакыт ярдәм итә.
- Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?
Рецептларның күпчелеген үзем уйлап чыгарам. Шулай ук әнием кечкенәдән өйрәтеп үстергән рецептлар буенча да пешерергә бик яратам. Интернеттан да караштыргалыйм.
- Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:
Микродулкынлы мичнең эчен бик җиңел генә чистарту өчен түбәндәгечә эшләргә кирәк. Тирән тәлинкәгә бер әфлисунның кабыгын турап салырга, аның өстенә бер стакан су агызырга. Шушы тәликәне микродулкынлы мичкә 8-10 минутка куярга. Соңыннан чиста юеш губка белән бер кат сөртеп алырга.