• Баш бит
  • Тәмле алан
  • Айгөл Муллагалиева: «Аш-су серләренә өйрәткән өчен әниемә бик рәхмәтле»

Айгөл Муллагалиева: «Аш-су серләренә өйрәткән өчен әниемә бик рәхмәтле»

Үзем турында:

Минем исемем Айгөл, Кукмара кызы, Казанда яшим. Кияүдә, ирем белән ике кыз үстерәбез. Гаиләле һәрбер хатын-кыз өчен гаилә, балалар тәрбияләү беренче урында булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа да, вакытымның күпчелек өлеше гаиләмә багышланган. Өйдә иң яратып башкарган эшем – ашарга пешерү. Бу эшкә карата миндә кызыксыну, ярату уяткан, аш-су серләренә өйрәткән өчен әниемә бик рәхмәтле.

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Аш-су бүлмәсендә мин хуҗабикә, ашарга пешерү тулысынча минем өстә, ярдәм кирәк булганда ирем һәрвакыт ярдәм итә.

  1. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

Рецептларның күпчелеген үзем уйлап чыгарам. Шулай ук әнием кечкенәдән өйрәтеп үстергән рецептлар буенча да пешерергә бик яратам. Интернеттан да караштыргалыйм.

  1. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Микродулкынлы мичнең эчен бик җиңел генә чистарту өчен түбәндәгечә эшләргә кирәк. Тирән тәлинкәгә бер әфлисунның кабыгын турап салырга, аның өстенә бер стакан су агызырга. Шушы тәликәне микродулкынлы мичкә 8-10 минутка куярга. Соңыннан чиста юеш губка белән бер кат сөртеп алырга.

Хуҗабикәдән рецепт: «Итле токмач»

M.G