Альбина Гыйльметдинова: «Илһам чыганагы һәркемнең үзенеке»

Үзем турында:

«Мин – Альбина Сөләйманова» диеп фамилиямне яратып, аның белән горурланып йөри идем элек, тик менә кияүгә чыккач, Гыйльметдинова булып куйдым.
Мишәр кызы, Яңа Чишмә районында туып үстем.
Балачак-үсмер чорым «Сәләт»тә, «Алтын каләм»дә үтте. Журналистикага керәм диеп хыялланып йөргән җирдән Казан дәүләт финанс-икътисад институтына укырга барып кердем һәм шуның белән баш-аяк саннар дөньясына чумдым.
Бүгенгесе көндә кечкенә кызым белән декрет ялында. Аңа кадәр бер оешмада финанс бүлегендә эшләдем. Казанда яшибез.

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?
Ашарга күбрәк мин үзем әзерлим, ләкин еш кына, тизрәк булсын дип, тормыш иптәшем белән бергә әзерлибез. Безнең система түбәндәгедән гыйбарәт: ул турап, ингредиентларны әзерләп куя, мин пешерәм.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз? 

Бүгенге көндә Интернет челтәренең кул астында булуы уңайлы, әлбәттә. Еш кына идеяләрне шуннан алам. Ләкин рецептны беркайчан да башыннан ахырына кадәр «китапча» кулланганым юк, һәрвакыт нидер өстәп, яки киресенчә, киметеп, үземә яраклаштырам.

3. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Барлык эшләрне дә илһамланып башкарырга кирәк. Шул вакытта гына ризык та тәмле килеп чыга, идәннәр дә тизрәк юыла. Илһам чыганагы һәркемнең үзенеке. Мине кызым белән аралашу, әни белән телефоннан сөйләшү, тормыш иптәшемне эштән көтеп алу, укылган китап яисә каралган кино кебек көндәлек шөгыльләр дә илһамландыра ала.

 

Хуҗабикәдән рецепт: «Бәрәңге ватрушкасы»

(мишәрләрдә бәрәңге кәкәше дип йөртәләр)

Бәрәңге ватрушкасы

M.G