Динә Хәбибуллина: «Дәү әниләр белән ешрак аралашырга кирәк»

Шундый кыска итеп язган Динә үзе турында. Югыйсә, үзе диңгез кебек тирән һәм чиксез кеше, күңеле – чык тамчысы кебек саф. Тышкы һәм эчке матурлыгы сокландыргыч аның.

Бүгенге көндә ул ире белән Гыйззәт һәм Таһир исемле улларын тәрбияли, гыйльми табышларын фәнни хезмәтенә туплый, социаль челтәрләрдәге сирәк язмаларында күрсәткән матурлык аша үзе дә сизмәстән безне тәрбияли.  

 

Үзем турында:

Минем исемем Динә. Тарихчы. Казанда яшим. Казанны яратам. Экскурсияләр белән кызыксынам, аларны үткәрәм. Каюм Насыйри музеенда эшлим.

Көз яшелчәләргә шундый бай. Бик тәмле hәм бик файдалы ризыклар пешереп була, шуңа бәйле рәвештә сезнең белән «Пешкән кабак hәм алмалар» әзерләү рецепты белән бүлешермен.

 

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли? 

 Ашарга күбрәк үзем әзерлим.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?  

Ризык әзерләгәндә мин Әхмәтҗанов китапларын яратып кулланам.

3. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

дәү әниләрегез белән ешрак аралашыгыз! Алар – безнең хәзинәбез: этикет өлкәсендә дә, тарих турында да, рецептларның төрлелеге хакында да күбрәк беләләр.

 

 Хуҗабикәдән рецепт: «Пешкән кабак hәм алмалар»

 

M.G