Алисә Шәкүрова: «Рецептларны күбрәк үзем уйлап чыгарам»

Үзем турында: Казан артыннан Арча кызы. Хәзерге вакытта өйдә хуҗабикә –ике ул үстерәм. Вакыт булганда тегү, бәйләү белән мавыгам, иң яраткан көндәлек шөгылем, әлбәттә, ашарга пешерү. Күбрәк өйдә әзерләнгән натураль ризыкларга өстенлек бирәм, йогырт, катык, сыр, шоколад, печенье тортларны үзем әзерлим.

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

  1.      Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Ашарга, гадәттә, мин пешерәм, ирем кунаклар килгәндә ярдәм итә өстәл әзерләргә. Эш көннәрендә гади, җиңел ризыкларга өстенлек бирәм, ялларда, ирем балаларны карарга булышканда, катлаулырак аш-су белән сыйларга тырышам.

  1.     Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

Күбрәк үзем уйлап чыгарам, шулай ук инстаграм, youtubтан да рецептлар алам.

  1.     Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Голубцыны ясаганда кәбестәне чөгендер яфрагы белән алыштырырга мөмкин. Йомшак та, жайлы да экономия дә. Кышка катырып та куйсаң була яфракларны.

Хуҗабикәдән рецепт: «Эремчекле чизкейк»

M.G