#РамазанТәме2018 марафонына кушыл!

Сайтны мәгълүмат белән тулыландыру эшен алып бару белән беррәттән изге Рамазан айларында Инстаграм социаль челтәрендә #РамазанТәме2018 хештэгы астында марафон үткәрергә карар кылдык. Бергә! Без — Татар халык ашлары хәзинәсе @tyk.tatar, Айгөл Гатауллина @tatarcha_pp, Татар мәдәнияте һәм ашлары халыкара ассоциациясе җитәкчесе, «Тәмле булсын!» рестораны хуҗабикәсе Резидә апа Хөсәенова @tamle_bulsyn һәм Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете @mechetgailya белән бергә!

Марафон шартлары нигезендә, быел 25-нче майдан башлап, катнашучылар ифтарга яки сәхәргә әзерләгән ризык фотосын, аның рецептын һәм әзерләү тәртибен күрсәтелгән хештэг астында урнаштырырга, оештыручы һәм спонсорларның аккаунтларына язылырга тиеш. Киң күңелле спонсорларыбызга килгәндә, алар – табиб Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova, «Хатлар» йорты @tatarhatlar, матур дизайнлы метрика һәм башка басма мәгълүмат әзерли торган «Басма» үзәге @basma_kazan, алтын кул ияләре – поднослар әзерләүче Илсөяр Мөфлиханова @ilseyarrr, татар йөрәген милли рухта әзерләгән тастымал һәм алъяпкычлар белән яулаган Айзилә Кәбирова @birne_sandigi, чигелгән сөлгеләре белән таң калдырган Гөлнара Нурмөхәмәтова @kazansolgese, фотолар остасы Рафаэль Миргаязов @kazanwedding, хуҗабикәләрнең алыштыргысыз ярдәмчесе – «KUKMARA» оешмасы @kukmara_posuda, хатын-кызларыбызның гүзәллекләре сагында торган @luxepil.gorki, @shugar_lakomka_kazan, тәмлеләр белән шатландыручы Айгөл @aigulbakery.

Марафон катнашучылары «Иң файдалы рецепт», «Иң тәмле чәй сые», «Иң тәмле итле ризык», «Иң туклыклы ризык», «Иң халыкчан рецепт», «Гадилектә осталык», «Иң матур фоторецепт», «Җәйге ризык», «Иң шәп видеорецепт» номинацияләрендә көч сынашачак.

Нәтиҗәләр Гает бәйрәме алдыннан, 2018 елның 13-нче июнендә ясалачак.

M.G