Айгөл Гатауллина: «Ашаган ризыкларыбыз файдалы, бәрәкәтле булсын!»

Үзем турында:

Таныш булыйк, мин – Гатауллина Айгөл, Кукмара кызы. Казан Федераль университеты татар филологиясе факультетының педагогика юнәлешен тәмамладым. Үземнең туган авылымдагы Зур Кукмара урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле фәннәреннән белем бирдем. Бүгенге көндә декрет ялында, улыбыз Айсафны тәрбияләү белән мәшгульмен. Декрет ялында кеше үзен яңа яктан ача дип белми әйтмиләр икән. Мин ныклап торып дөрес туклану белән кызыксына башладым. Инстаграмда пп-блоггерлар бихисап күп, алар һәммәсе төрле рецептлар белән бүлешә, үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклаша, төрле марафоннар үткәрә һ. б. Инстаграм челтәрендә татар аш-су блоггерлары бар, әмма татар телендә дөрес туклануны пропагандалаган бер генә блоггерны да очратканым булмады. Һәм минем башымны мондый уйлар биләп алды: дөрес туклану – ул бит мода; бөтен дөньясы дөрес туклану режимына күчеп барган чорда татар телендә дә мондый сәхифә булырга тиеш! Безгә заманнан артта калмаска кирәк! Шушындый уй-фикерләр белән мин кичекмәстән инстаграм челтәрендә @tatarcha_pp дигән сәхифә ачып җибәрдем, хәзерге көндә бар күңелемне биреп шушы аккаунтны җитәклим. Сәхифәмдә фикердәшләремне күрергә мин һәрвакыт бик шат! Без рәхәтләнеп саф татар телендә аралашабыз, белгәннәребез белән уртаклашабыз, киңәшләшәбез. Мин сәхифәмдә татар халкының милли ризыкларын да яктыртам: дөрес туклану режимына күчкән очракта аларны ничек әзерләргә, нинди оннардан пешерергә, «пп»-милли ризыклар традицион рецепт белән пешерелгәннәреннән аерыламы? Шундыйрак сорауларга җавап җавап табарга тырышам. Бу безнең татар милләте өчен файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки татар халкының милли ашларын заманча «пп»-лаштырып пешерә белү мөһим. Моны татар халык ашларын яңача таныту дип аңларга кирәктер.

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак әзерли?

Ашарга күбрәк үзем әзерлим, чөнки ирем тәүлек буе эштә. Ләкин ял көннәрендә ирем дә аш-су бүлмәсендә кайнарга ярата, безне тәмле ризыклар белән сөендерә.

  1. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

Төрлечә була. Кайчак пп-блоггерларның рецептларын файдаланам, әниемнән дә сораштыргалыйм. Ләкин күбесенчә рецептларны үзем уйлап чыгарам, төрле экспериментлар ясарга яратам: уңышлы килеп чыкса, рецептымны инстаграм челтәрендәге сәхифәмә элеп, язылучыларым белән бүлешәм.

  1. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш.

Мин атна башында һәрвакыт меню төзеп куям: атна дәвамында пешереләчәк ризыклар исемлеген суыткычка ябыштырам. Бу метод миңа үземнең ниләр ашавымны контрольдә тотарга, кирәкмәгән продуктлар сатып алмаска һәм акчаны экономияләргә ярдәм итә. Икенчедән, мин ризыкны аз әзерләргә күнеккән (кунак-фәлән киләсе булмаса, әлбәттә). Чөнки ризыкның исраф булып йөрүен яратмыйм.

Хуҗабикәдән рецепт: 

«ПП-кыстыбый»

«Финикилы кейкпопслар»

M.G