• Баш бит
  • Тәмле алан
  • Габдрахманова Айгөл: «Дөньяны, гаиләмне, дусларымны, эшемне, үземне яратам!»

Габдрахманова Айгөл: «Дөньяны, гаиләмне, дусларымны, эшемне, үземне яратам!»

Инстаграм социаль челтәрендә #уңганкилен хештәгы астында еш кына үзе әзерләгән тәмле һәм матур ризыкларын куйган Айгөлне «Тәмле алан» сәхифәсенә чакырмый хәлебез юк. Кунак бүлмәбездә шундый яшь, шундый сөйкемле, шундый уңган һәм өлгер, шундый белемле хуҗабикәбез. Яшь булуына карамастан, бүгенге көндә «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры булып хезмәт итә. Һәрвакыт үсештә булган Айгөл безнең белән бүген «Бәрәңге тәкәсе» әзерләү рецепты белән бүлешәчәк.

Үзем турында:

Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем.

Казанда «Казан милли тикшеренү технология университеты»ның «Нефть һәм нефтехимия» факультетында ике баскычлы белем алдым. Шуннан чыгып, мин химияне яратам дигән төшенчә дөрес булыр.

Күптән түгел Казан федераль университетында «Мәгариф менеджменты» юнәлешендә өстәмә белем алдым. Сәләтле яшьләр дөньясының үзәген тәшкил иткән

«Сәләт» үзәге директоры булып эшлим.

Ашарга пешерергә, сәяхәт итәргә, фитнес белән шөгыльләнергә яратам.

Кызыклы шөгылем бар – шикәр комы янчыклары җыям.

Дөньяны, гаиләмне, дусларымны, эшемне, үземне яратам.

 

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Инде 9 ел үзем генә яшим, үземә-үзем пешерергә туры килә. Әти-әниләр өендә, билгеле, әни ешрак пешерә. Вакыт-вакыт сеңлем, әтием дә ул эшкә кушыла.

  1. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

Бернинди махсус сайтлар/китаплар кулланмыйм, әни өйрәткәннәрдән чыгып, кемдер киңәш иткәннәрне истә тотып ашарга пешерәм. Инстаграмда берничә кулинар пабликка язылдым, ләкин анда тәкъдим ителгәннәрне ни сәбәпледер пешермим, онытыладыр, мөгаен.

  1. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Иң мөһиме: өйдә, аеруча аш пешерә торган бүлмәдә чиста булырга тиеш. Ул чисталык кешенең күңеленнән башланадыр дигән фикердә мин.

  

Хуҗабикәдән рецепт: «Бәрәңге тәкәсе»

M.G