Үзебезчә! Тәмле! Татарча!

Менә дигән яңалык белән бүлешәсебез бар бит әле сезнең белән, кадерле хуҗабикәләребез һәм сайтыбызның кунаклары!

«Татнетны үстерү фонды» һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Раил Гатауллин инициативасы белән 8-нче мәртәбә «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе узды. Татар халык ашлары хәзинәсен туплаган сайтыбыз тулыландыру һәм эшләү этабында булса да, әлеге бәйгедә көч сынарга булдык. Һәм, казыйлар тарафыннан югары бәя алып, «Үзебезчә. Тәмле. Татарча» исеме астында проектыбыз «.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә БЕРЕНЧЕЛЕКНЕ яулады!

20 октябрь көнне Казанның Г.Камал театры бинасында исә бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү чарасы узды. Тантанага бәйгедә катнашкан һәр сайт авторы, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар, телевидение һәм матбугат вәкилләре чакырулы иде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан «Белем.ру» порталы кысаларында оештырылган бәйгегә быел Татарстанның унөч шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән, Үзбәкстаннан барлыгы 80 гариза килгән. Тәкъдим ителгән сайтлардан 60 сайт бәйгегә кабул ителеп, 9 номинация буенча бәяләнгән.

«Белем җәүһәрләре» бәйгесенең максаты – татар телле сайтларны барлау, аларның уңышларын билгеләү һәм таныту.

M.G