ГӨЛЗАР ВӘЛИЕВА: «Эшләгән эшне яратып, күнел биреп эшләргә кирәк!»
Социаль челтәрләрнең уңай ягы – күрешеп белмәгән кеше белән дә аралаша алу мөмкинлеге, чөнки гаҗәеп тәмле, матур һәм хәләл тортлар әзерләүче Гөлзар Вәлиеваны күптәннән ишетеп беләм. Шулай итеп, Гөлзардан берәр тәмле рецепт белән бүлешергә сорадык та. Көндәлек ыгы-зыгы, дүрт бала белән бәйле мәшәкатьләргә, шул ук вакытта бу балаларга матур киемнәр бәйләп, заказга тортлар эшләүгә карамастан, вакыт табып үзенең «фирменный» камыр рецепты серен ача!
Шулай итеп, «Тәмле алан» сәхифәсендә көтеп алынган, шактый тәҗрибәле һәм хөрмәтле хуҗабикәләребезнең берсе – Гөлзар Вәлиева! Таныш һәм таныш булмаган Гөлзар турында күпләп яза алыр идем кебек, әмма сүзне үзенә бирү дөресрәк булыр.
Үзем турында:
Әлеге вакытта декрет ялында, төгәлрәк әйтсәм соңгы 10 ел буе декретта инде мин. Шуңа күрә хәзергә төп шөгылем балалар тәрбияләү, өйне карау, ашарга пешерү. Әзерләүгә күп вакыт таләп итми торган ризыклар әзерләүне хуп күрәм.
Хуҗабикәгә бер-ике сорау:
- Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?
— Күбесенчә үзем! «Менә кызларым үсеп җитәрләр дә, бер эшем дә калмас әле!» — дип уйлый-уйлый үзем пешерәм.
- Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?
— Күбесенчә әнидән өйрәнгән кайнар ашлар, икенче ризыклар. Десертларны Пьер Эрме, Нина Тарасова рецептлары буенча пешерергә өйрәнәм.
- Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:
— Үзем бик күп нәрсә эшләп җитешмим. Шуны гына әйтәсе килә, эшләгән эшне яратып, күнел биреп эшләргә кирәк.