• Баш бит
  • Тәмле алан
  • МӘЛИКӘ МОТЫЙГУЛЛИНА: «Җырлаганда эш күңеллерәк, тизрәк, җитезрәк бара»

МӘЛИКӘ МОТЫЙГУЛЛИНА: «Җырлаганда эш күңеллерәк, тизрәк, җитезрәк бара»

Бүген «Тәмле алан» сәхифәсенең кунак бүлмәсендә – шундый яшь, шундый сәләтле кыз бала! Әмма сез аның үзе тәкъдим иткән ризыкның нинди матур тәртип, төгәллек һәм яратып әзерләвен күрегезче… Аның тормышта һәр эшне шундый зур җаваплылык белән башкаруына ышанам. Бер үк вакытта шундый гади ул һәм шул ук вакытта затлы ханбикә! Исеменең мәгънәсе дә “Ханбикә” бит аның… Сез аны таныйсыз да, ТНВның тагын бер матур, ачык йөзе бит ул… Хәер, сүзне үзенә бирик…

Исемем Мәликә, тумышым белән Казан кызы, уку урыным – КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге данлыклы икенче татар гимназиясенең 10А сыйныфы.

Хуҗабикәгә 1-2 сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Вакытның гаять зур өлешен уку алса да, бөтен татар кызлары кебек кухняда маташырга яратам. Әлбәттә, ашарга күбрәк әни пешерә – мине һәм әтиемне иртән озата, кичен каршы ала.

  1. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

Әниемнең кечкенәдән җыелган рецептлар китапчыгы да бар. Гадәттә, мин дә аны ачкалыйм, шулай ук һәр татар гаиләсендә буыннан-буынга күчеп килгән китап – Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары» гел кулланышта. Безнең гаилә сәяхәт итәргә ярата. Ләкин сәяхәттә, ял итү белән бергә, халыкның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә тырышабыз. Илдәге милли ризыкларны ашап карамасаң, сәяхәт һичбер вакытта да тулы булмаячак. Менә шулай итеп безнең гаилә өстәлендә Төркиядән «Яфрак сармасы» пәйда булды. Бәлки, берәрегез, рецептта виноград яфракларын күргәч, бездә аны пешерү мөмкин түгел дип уйлар, ләкин бүгенге көндә виноград бакчаларда да үстерелә, яфраклар тозлаган килеш кибетләрдә дә сатыла.

Ә минем яфракларым – Төркиядәге хуҗабикәләрнең күчтәнәче. Вакуум савытта берничә ай сакланып, нәкъ менә tyk.tatar сайты өчен сармада кулланылырга насыйп булган аларга.

  1. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Эшкә курыкмыйча тотынырга!

Ә сез ашарга пешергәндә җырлыйсызмы? Рәхәт бит, әйеме?) Җырлаганда эш күңеллерәк, тизрәк, җитезрәк бара.

 

МӘЛИКӘ МОТЫЙГУЛЛИНАдан «Яфрак сармасы (yaprak sarması)»

M.G