
Салатлар бүлегенә кагылышлы файдалы киңәшләр
яшелчәләр яңа гына җыеп алган кебек сакланасын өчен, аларны салкынча караңгы урында тотарга кирәк;
салат өчен туралган башлы суганны кайнар суга салып алсаң, аның әчесе бетә;
кыяр белән помидорны алдан турап, тоз сибеп куйсаң, алар тәмсезләнә, исләре бетә һәм тиз йомшара. Табынга чыгарганда гына турап, тоз сибәргә кирәк;
туралган башлы суганны төбенә бераз тоз сибелгән тәлинкәгә салсаң, кипмичә озаграк саклана;
яшелчәләрне салкын суда юарга кирәк, җылы су аларның тәмен һәм исен ала;
кыярны озаграк саклау өчен, дүрттән өч өлеше күмелерлек итеп, сабаклы башы белән суга салып куярга, суын һәр көнне алыштырырга кирәк.