МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВА: «Кухня – минем патшалык!»

МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВА

Киләсе хуҗабикәбез – Казан кызы Миләүшә Закирова. Сер итеп кенә әйтим әле, ул – татар халкының талантлы язучысы, көчле шәхесе Аяз Гыйләҗевнең оныгы. Миләүшәнең үзе турында бик күп итеп язып булыр иде, әмма сүзне үзенә бирик…

«…Казанда туып үстем, әтием әйтмешли, «асфальт баласы» мин. Бүгенге көндә ирем белән балабызны тәрбиялибез. Улымны бу дөньяның бар ямен татырга өйрәтәмен. Үзем нык милли тәрбия алганга, аңарга да милләтебезнең бар хәзинәсен, гореф-гадәтләрен мирас итеп калдырырга тырышамын.

Бала тапкач хатын-кызның үз-үзенә эчке күзе белән карау мөмкинлеге туа. Мин дә бу дәвер эчендә үземне яхшырак аңлау һәм ачу өчен күп көч куям: бихисап нәрсә мине кызыксындыра, мин көн дә ниндидер шөгыль уйлап чыгарып, шуңа алынмакчы булам, туганнарым хәтта елмаеп: «Нәмәстәкәй майтарды инде бу тагын?» — диешәләр:))) Бернигә карамастан, идеяләр туа тора, аларны тормышка ашыру теләге көчәя бара.

Төп белемем социология фәненә кагылышлы булса да, мин визажист булу нигезләренә төшендем, «Интерьер дизайны» дигән курсларга йөреп таныклыклы булдым, мода өлкәсендә скетчинг дәресләрен дә алып карадым, вокалга йөреп, җырлар яздырдым, скрапбукинга да күңелем ята, каләм тирбәтү дә күңелемә хуш килә, ашарга пешерү буенча да мастер-классларда булгаладым… Барысы да ошый, барысы да кызык!  Пешерү димәктән, үзем милли җанлы булсам да, милли ашларны еш пешерәм дип әйтмәс идем. Сәбәбе минем тынгысызлыгымдадыр, бәлки, гел нинди дә булса яңа әйбергә алынырга, яңа әйбер пешерергә, яңа тәмнәр табарга омтылуымдадыр. Шулай да гаиләдә кайбер «фирменный» рецептлар бар барын, шуларны тәкъдим итәрмен дә!

 

Хуҗабикәгә 1-2 сорау:

 

1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Мин! Кухня – минем патшалык:) Анда мин үземне тылсым иясе итеп хис итәм. Мәҗбүри һәм вакыты чикле булмаганда, пешерү минем өчен зур кинәнеч. Гомумән, хатын-кыз тәмле пешереп, үзе ләззәт алса, өйгә сүз белән әйтеп бетермәслек җылылык, ямь тарала. Ә өйдәге атмосфераны нигездә хатын-кыз тудыра бит.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

Минем өчен катлаулырак әле бу сорау. Гел төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәм, йә эчке сиземләү белән эшлим.

3. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Күңел чәйнегең кайный икән, өй эшләренә берничек тә алынасы, хәтта күрәсе дә  килми икән — тизрәк үзеңнән күбрәк балалы дус кызың белән күреш, ул чакта үз эшләреңнең андый ук зур өем булмаганына төшенерсең:))) Ә дөресен әйткәндә, мин андый чакларда музыкага бирелеп биим. Йә урамга чыгып илһам эзлим.

Тагын берсе: кинәт кунаклар башка төшәргә уйлыйлар икән, ә фатирың җыештырылмаган булса – беренче нәүбәттә ванна-туалетны юып чыгыгыз, чөнки бары шул бүлмәләрдә генә кеше берүзе калып, төпченеп чисталыкка күз төшерә ала. Мин тагын өй эчендәге исләргә игътибар итәм, шуңа төрле аромадиффузорлар, аромаспрейлар кулланам (шул исәптән, кунак килер алдыннан да), тик бер искәрмә: ул исләр беленер-беленмәс булганда гына яхшы.

 

 

Хуҗабикәдән рецептлар: «ИТАЛИЯ ТӘМЕ» САЛАТЫ«СЫРГАНАК ЧӘЕ»

   

M.G