• Баш бит
  • Тәмле алан
  • ГАЛИЯ ШӘМСИЕВА: «Ихлас күңелдән әзерләнгән аш-су һәрвакыт тәмле була»

ГАЛИЯ ШӘМСИЕВА: «Ихлас күңелдән әзерләнгән аш-су һәрвакыт тәмле була»

ГАЛИЯЯЯ узеАлар – игезәк. Галия һәм Лилия. Кайвакыт аларга карап, аера алмыйча югалып калуың да бар. “Балачакта бигрәк тә охшаш идек, хәзер һәрберебезнең шәхесе формалашкан. Икебез ике төрле без”, — ди елмаеп “Тәмле алан” сәхифәсенең кунагы Галия.

Хәзерге вакытта хуҗабикәбез Галия Казан дәүләт финанс-икътисад институтында белем ала, банкта эшли, бию, фотога төшерү белән мавыга. Ашарга әзерләргә икебез дә ярата, туганым белән бергә әзерләсәк, кулинар шедеврлар барлыкка килә ди.

Бүген Галия “Тирамису” әзерләү серләре белән бүлешәчәк!

 

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

 

  1.     Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Безнең гаиләдә ешрак әни һәм мин ашарга пешерәбез.

 

  1.     Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

Рецептларны күбрәк үзем уйлап табарга тырышам, ләкин кайвакыт әнинең рецепт китабыннан файдаланам һәм афиша.ру сайтыннан кулланам.

 

  1. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

      Тәмле ризыкны әзерләүнең төп шарты – аны зур теләк белән әзерләү. Азык-теләк белән эш иткәндә, бар нәрсә дә чиста, пөхтә булырга тиеш. Ихлас күңелдән әзерләнгән аш-су һәрвакыт тәмле була!

 

 

ГАЛИЯ ШӘМСИЕВАдан «Тирамису»

M.G