Эльза Мотыйгуллина: «Тук ир – бәхетле ир»

5Тәмле-тәмле ризыклар пешереп, үзенең социаль челтәрендә аларның рәсемнәрен урнаштыра. Шуларга карап, кызыгучы һәм “котыручылар” арасында бер мин генә түгелдер 🙂 Язмалары арасында сәяхәтләргә, әдәбиятка һәм телебезгә караганнары да бар.

Эльза белән таныш кешеләр аның бик белеме, милли җанлы, аралашучан икәнен яхшы белә. Хәзерге вакытта “Юлбасма” нәшриятында редактор булып эшли.

Ә бүген Эльза “Тәмле алан” сәхифәсендә “Кычыткан ашы” рецепты белән бүлешә. Мәгълүм булганча, май аенда кычыткан ашын кимендә өч тапкыр әзердзп ашарга кирәк. Ашларыгыз тәмле булсын!

 Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Безнең өйдә без икәү: ирем һәм мин. Ешрак мин пешерәм инде, ул көне-төне эшли. Ләкин ирем дә тәмле итеп ашарга пешерергә ярата. Ул җитдирәк нәрсәләргә алына инде: тутырылган балык, дымлама, садж, чахохбили, плов пешереп ашатканы булды. Камырдан гына курка. Камыр белән эш итә белгәннәргә бик сокланып карый. Шуңа күрә мин әзерләгән гади кыстыбыйга да ул зур бәя бирә.

Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

Төрлечә була. Бер генә урыннан карыйм дип әйтә алмыйм. Һәр ризыкның үз остасы була дигән фикер белән дә килешәм. Кибеткә йөргәндә дә шулай йөрим мин. Сөтне сөт кибетеннән, аяк киемен аяк кием кибетеннән, дигәндәй…  Мәсәлән, без осетин бәлешләрен бик яратабыз. Аны без шул якларга сәяхәт иткәндә татып карадык. Аның рецептын безнең белән бергә бер таксида барган осетин ападан сорадым, шуныңча пешерәм.

Тагын бер мисал: безнең бер туган апабыз бик оста чәк-чәкче. Чәкчәк пешерергә дип аңа гына йөриләр. Әни (ул безнең дипломлы пешекче), апаларның сүзләренә дә колак салам. Интернеттан да  рецептларны еш караштырам. Күптән түгел буккроссингтан 90 нчы елларда чыккан француз ашлары китабын алып кайттым, анда да күңелгә ятышлы нәрсәләр табылды. Рецептларга үзем дә үзгәрешләр керткәлим. Шулай ук төрле урыннарда йөргәндә, сәяхәт иткәндә, берәр нәрсә ошап кала икән, кайткач, шул әйбернең уңышлы рецептын табабыз да, пешерәбез.

Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Нәрсә ашаганыңны аңлап ашарга кирәк (составка игътибар итәргә), чөнки ризыкта беренчел тәм түгел, ә эчтәлек.

Тук ир – бәхетле ир.

“Кычыткан ашы” рецепты

M.G