• Баш бит
  • Тәмле алан
  • Айсылу Лерон: “Әгәр дә сез бер бала белән бернәрсәгә дә өлгермисез икән, икенчесен алып кайтыгыз!”

Айсылу Лерон: “Әгәр дә сез бер бала белән бернәрсәгә дә өлгермисез икән, икенчесен алып кайтыгыз!”

леронАйсылуыбыз турында нидер сөйләү, бәлки, кирәкмәс эштер. Ул һәрвакыт күз алдында. Аның өлгер булуы, танылган татар әдибе Ләбиб Лерон гаиләсендә туып үсүе, инде хәзер үзенең өч бала тәрбияләп үстерүе, һәр яклап уңган, булган һәм милли җанлы булуы… барысын беләбез кебек. Социаль челтәрдә әниләрне бергә бер биттә җыеп, әни булуга әзерлек, әниләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мәйданчык та булдырган. Бүген исә хуҗабикәләр «Табада кызган сазан» әзерләү рецепты белән бүлешәчәк!

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

— Әлбәттә, мин. Тик ирем дә пешерергә ярата. Үзенең “фирменный” ашлары бар.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

— Яңарак ризык әзерлисем килсә, интернеттан берәр рецепт эзлим. Китаплар юк, хәер, күңелемә бик хуш килгән рецептларын бастырып чыгарып махсус бер тартмада саклыйм. Бәйрәм табыны өчен булганнарын. Аларны бит көн дә пешермисең, онытыла.

3. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Әгәр дә сез бер бала белән бернәрсәгә дә өлгермисез икән, икенчесен алып кайтыгыз! Ә озакка сузмыйча өченчесен дә тапсагыз, шундук барына да өлгерә башлаячаксыз! Исбатланган!:)

Айсылу Лероннан «Табада кызган сазан» рецепты

M.G