«Болгар радиосы»ның алып баручысы Зөлфия Гыйльметдинова!

Кзгиләсе хуҗабикәбезнең тавышын ишетүгә аны таныр идегез. Каршы алыгыз, «Тәмле алан»ыбызда кунакта – «Болгар радиосы»ның алып баручысы Зөлфия Гыйльметдинова!

Сүз үзенә!

Исәнмесез, «Тәмле алан» сәхифәсен яратып укучылар! Бүген әзерлиячәк ризык рецепты кеше рационында атнага бер булса да кулланылырга тиешле балыктан гыйбарәт. Ирем ау, балык тоту шөгыльләрен үз иткәнлектән, без «Охота и рыбалка» каналын яратып карыйбыз, бигрәк тә аның аш-су сәхифәсен күзәтәбез.

 

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

— Өйдә ашарга кем әзерли дигән сорауны кыю рәвештә «икебез дә!» дип җаваплый алам.

Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

— Рецептлар күп очракта «Охота и рыбалка» каналыннан алына.

Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Мин ике бала әнисе буларак, көндәлек эшләрне бүлеп куярга тырышам, шулай иткәндә вакыт дөрес кулланыла. Ә ризык хәзерләүгә килгәндә, иртәгесе көнгә нәрсә пешерәсен бүген үк уйлап, кирәкле азыкны барлап куям,икенче көнне «нәрсә пешерим» дигән сорау борчымый.

Зөлфия Гыйльметдиновадан «Тутырылган балык» 

M.G