• Баш бит
  • Тәмле алан
  • Раилә Хәялиева: «Һәр хуҗабикәнең үзе генә белә торган бер чеметем тәмләткече булырга тиеш!»

Раилә Хәялиева: «Һәр хуҗабикәнең үзе генә белә торган бер чеметем тәмләткече булырга тиеш!»

РаилэҮзе турында язарга сорагач, ул гади һәм тыйнак итеп «әни, журналист, фотограф» дип язган. Әмма «Ялкын» журналының бер буын яшь журналисты өчен ул остаз булып өлгерде. Милли җанлы, үзе нурлы һәм ихлас – бүген ул ике бала әнисе. Иҗат дигәнне нишләтәсең, кечкенәләр белән булса да, ургылып чыга ул. Раиләнең социаль челтәрдәге битенә керү белән матур шигъри юллар, кызыклы фотоларга юлыгасың…

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

— Безнең өйдә һәркем тәмле пешерә!

Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

— Интуиция! Өйдә булган әйберләрдән уйлап табылган салатлар, тәм-том рецепты ничә булды икән инде?! Санын да оныттым)). Ятрак әйбер пешерергә җыенсам, элегрәк газетадагы рецептларны карый идем, ә хәзер интернетны ачам. Конкрет сайтым юк, төрлесеннән.

Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Аш бүлмәсендә һәрчак чисталык сакланырга тиеш, дигән гади кагыйдәм бар. Ә ризык әзерләгәндә… беркайчан да рецепт буенча гына әзерли алмыйм, һәр хуҗабикәнең үзе генә белә торган бер чеметем тәмләткече булырга тиеш!

Раилә Хәялиевадан «Килен юкасы»

M.G