• Баш бит
  • Тәмле алан
  • ИЛСӨЯР МӨФЛИХАНОВА: “БАЛАМ БЕЛӘН БЕРГӘ ТУГАН БӘХЕТ ТУРЫНДА ИНСТАГРАМДА ШӘХСИ БЛОГ АЛЫП БАРАМ”

ИЛСӨЯР МӨФЛИХАНОВА: “БАЛАМ БЕЛӘН БЕРГӘ ТУГАН БӘХЕТ ТУРЫНДА ИНСТАГРАМДА ШӘХСИ БЛОГ АЛЫП БАРАМ”

“Тәмле алан” сәхифәсендә рецептлары белән бүлешкән һәр хуҗабикәбез үзе бер китап, бер язмыш һәм аларның берсен дә бер сүз белән генә тәкъдим итеп булмый.

Бүген “Тәмле алан”да кунакта – Илсөяр. Кимендә биш тел белгән Илсөяр бүгенге көндә ире Искәндәр белән татарчасын камилләштерергә тырыша. Уллары Мусаның теле татарча ачылсын дип күп көч куялар.

Белгечлеге буенча филолог булган хуҗабикәбез вакытында гарәп теле укытучысы, тәрҗемәче, дәүләт эшендә Татарстанның Азия һәм Африка илләре белән мөнәсәбәтләре юнәлешендә хезмәт итә. Илсөярнең тормышка карата үз фәлсәфәсе. Бүгенге көндә ул – әни һәм иҗатчы. Илсөяр – фотограф, җиләк-җимешләрдән бәйләмнәр ясаучы, такта һәм башка материаллардан шактый кызыклы әйберләр китереп чыгара торган, буяулардан курыкмыйча, алардан иҗат җимеше тудырырга сәләтле кеше. Хәер, аның инстаграм битенә керсәгез, барысын да күреп була.

Әни булу өчен шактый катлаулы юл үтүе, бала белән бергә туган бәхете турында инстаграмда шәхси блог алып бара.

Ә бүген Илсөяр безне “Хуш исле десерт” пешерергә өйрәтә!

 Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

— Ирем плитә янына каһвә пешерү өчен генә килә, шуңа аш әзерләү бүлмәсе тулысынча минеке. Әмма әнием безгә кунакка килүгә, мин, форсаттан файдаланып, кухнядан йөгерәм, ашарга әзерләүдән ял итәм.

Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

— Джейми Оливерны яратам, andychef.ru сайтын кулланам, әниемнән киңәшләр сорыйм, кафеда ниндидер тәмле әйбәр ашагач, өйдә рецептсыз кабатлап әзерләргә тырышам.

Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Киңәшем яшь әниләргә: гаиләгездә дөрес һәм файдалы туклануны гадәткә кертсәгез (тозны күп салмыйча, ризыкны кыздырмыйча), бала өчен аерым пешерергә кирәк булмаячак. Ә бу исә сабыегыз белән күбрәк була аласыз дигән сүз.

 

Кечкенә бала белән кухняда күп вакыт уздырып булмый, шуңа күрә күпкатлы тортлар пешерү белән артык мавыкмыйбыз, без аларны кунакта гына ашыйбыз (мин аларны элегрәк тә пешерергә иренә идем, ә хәзер сәбәбем дә бар кебек ).

Бүген дә җиңел һәм тиз әзерләнә торган рецепт белән бүлешәчәкмен.

Илсөяр Мөфлихановадан “Хуш исле десерт”

M.G