Һәрбер эшкә уңай кәефтә тотынырга кирәк!

Дина Закирова

Динә Закирова – бер үк вакытта берничә урында булырга сәләтле кеше. Менә, мисал өчен, син Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең чираттагы шәп концертында утырасың һәм, әлбәттә, сәхнә бизәге – Динәгә сокланып карап кулларыңны кызганмыйча кул чабасың. Ул скрипкада шуның кадәр җиңел уйный, бер мәлгә үзең дә шулай булдыра алыр идең дип хыялланып куясың. Өйгә кайтып телевизорны кабызасың, анда җыр-моң яраткан тамашачы өчен “Җырлыйк әле” тапшыруы бара. Ә анда… дустына әверелгән скрипкасын тоткан Динә! Ярый, артист кеше шулай инде дип уйлыйсың. Дөнья хәлләрен белим әле дип, инстаграмга керүең була, ә анда Динәнең “Аш-су” рубрикасының чираттагы чыгарылышы!

…Мөмкинлек булса татар рухлы һәрбер кеше үз кичен Камал театрында үткәрер иде… Аерым бер мохитле дөнья бит бу… Шуңа күңел шунда ашкына. Холлда күңелне мең яулаган, Фуат абый (Әбүбәкиров) җитәкчелегендәге оркестр каршы ала. Ә оркестрда…. әлбәттә, Динә!

Менә шундый ул безнең Динәбез. Тормыш иптәше Илнур Закиров белән алар Зәлия исемле матур кызчык үстерәләр. Үзләре кебек сәләтледер инде ул бала.

Ә бүген Динә белән ……ашарга әзерлибез!

Хуҗабикәгә бер—ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Өйдә без икебез дә әзерлибез.

  1. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

Пешергәндә күбесенчә ютуб сайты киңәшләрен кулланам. Өйдә бер-ике китабым да бар, әмма хәзер Интернеттан файдалану җиңелрәк.

  1. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер—киңәш:

Бар эшегезне дә тыныч халәттә башкарыгыз. Артык нервылану яхшыга түгел, аш-су пешерүдә дә, башка эштә дә. Бөтен нәрсәгә уңай кәеф белән керешегез. Мин үзем шулай эшлим, кәефем юк икән – эшләмәвең кулайрак, барыбер юньле чыкмый.

Динә Закировадан «Өй печеньесы»

M.G