• Баш бит
  • Тәмле алан
  • Нурбулат, «Үчтеки» һәм Нариманның әнисеннән табыныгызга – «Авокадо һәм грейпфрут салаты»!

Нурбулат, «Үчтеки» һәм Нариманның әнисеннән табыныгызга – «Авокадо һәм грейпфрут салаты»!

4Айгөл Әюпова – үзенең елмаюы белән җиһанга яз китерә торган кеше. Үзенең шәхес буларак шактый сәләтле булуы өстенә (берничә музыка уен коралында уйный, берничә телдә сөйләшә, җырлар яза, дөньядагы барлык татар телле әниләрне “Үчтеки” проекты белән шатландырган һәм берләштергән проектка нигез салучы һ.б.), шул ук вакытта тормыш иптәше Илдар абый Әюповны татар халкы өчен бик кирәк булган ELBETTE.RU кебек зур проектларга илһамландыручы хатын-кыз.

Әмма тирә-ягындагыларны ихласлылыгы һәм күңел яктылыгы белән үзенә җәлеп иткән Айгөл беренче чиратта Әни кешедер… Нурбулат һәм Нариманның әнисе. Бүген ул безнең белән яз көне була торган авитаминоздан саклану чарасы – «Авокадо һәм грейпфрут салаты» рецепты белән бүлешә!

 

Хуҗабикәгә бер—ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Өйдә күбрәк мин пешерәм. Ашарга пешерү – яраткан һөнәрләремнең берсе.

  1. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

Чит ил сайтларыннан allrecipes.com сайтыннан еш файдаланам. Соңгы вакытта баллы ризыклар — торт, печенье, пироглар пешерергә уйласам, Андрей Рудьковның блогына керәм (andychef.ru). Эльчин Сафарлиның «Рецепты счастья» китабындагы берничә рецепт та күңелемә хуш килде. Гомумән, берничә тапкыр пешереп тикшерелгән рецептларны үземнең куен дәфтәренә язып бара торган гадәтем бар.

  1. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер—киңәш:

Тәкъдим итәм торган рецептым буенча киңәш. Хәзерге вакытта кибетләрдә авокадо табу кыен түгел. Тик ул күп очракта өлгермәгәнрәк, катырак була. Авокадо тизрәк йомшарсын дисәгез, аны берничә көн банан янында тотыгыз.

«Авокадо һәм грейпфрут салаты» — язгы авитаминоздан дәва!

M.G