Бәйрәм табынына — «ЧИЯ ТАРТЫ»!

ГРавиловаГүзәл Равилова – матурлык тудыручы. Нинди генә эшкә алынса да, матур килеп чыга аның. Һәр нәрсәне чын күңелдән һәм яратып башкаргангадыр ул. Кайчандыр Казанның Казан авиация институтын тәмамлап, соңрак матур гаилә корып, бүгенге көндә Сабада тормыш иптәше Булат белән ике малай тәрбияләп үстерәләр.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Гүзәлдән тәмле һәм җиңел рецепт. Бүген бергәләп «Чия тарты» әзерлибез!

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

— Үзем һәм әни.

  1.     Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

— Күбесенчә, импровизацияләү килеп чыга минем, allrecipes.ru сайтына да мөрәҗәгать итәм.

  1.     Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

— Бүлмәдән буш кул белән чыкмаска! Балалы йортта әйберләр, гадәттә, үз урыннарында булмый диярлек. Шуңа күрә, өйдәге йөгерүләрне киметер өчен, әйберләрне узып барышлый урнаштырып барырга:)

Ашарга әзерләгәндә бармак очларыннан да ярату тама, ризыкка да күчә ул. Һәм, гомумән, бөтен нәрсәгә күчә.

Хуҗабикәдән рецепт: «Чия тарты»

M.G