БАШЛЫЙБЫЗ

Нәкъ менә бүген — 2017 елның 28 февраль көнендә — танылган татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 90-еллыгын бәйрәм итү көнендә без БАШЛЫЙБЫЗ диябез. Һәм Сезгә татар мәдәниятенең шактый зур өлешен тәшкил иткән — татар милли ашлары рецептларын, аш-су осталары хакындагы мәгълүматны туплаячак сайтны тәкъдим итәбез. TYK.TATAR cайты!

Әлеге сайт эшчәнлеге кысаларында без сезне уңган хуҗабикәләребезнең яңа кызыклы рецептлары белән дә таныштырачакбыз!

Үзебезчә. Тәмле. Татарча. ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!

M.G