Ләйсән Солтанова – «Ихсан» проекты җитәкчесе
Хуҗабикәгә бер-ике сорау:
1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?
Мин, әлбәттә.
2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?
Хәзер күбрәк истә калган рецептларны кулланам, шулай да кул астымда – “Икеа”дан
рецептлар, “Ешьте правильно” һ.б. китаплар. Сайтларга килгәндә, алар төрле. Юлия
Высоцкая, Джейми Оливерны яратам.
3. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:
Атнага бер яңа ризык пешереп карагыз! Шулай итеп ел ахырына сезнең пешерә белгән һәм
яраткан ризыкларыгыз саны бермә-бер артачак! Әзер ризыкны һәрдаим телефонга төшереп
аерым альбом ясагыз. Ни пешерим дип аптыраганда, бу альбом сезгә ярдәмче булачак!